Хәрби хезмәткәр Бөре шәһәрендә туган, Казан югары танк команда училищесын тәмамлаган. 2022 елның мартыннан махсус хәрби операциядә.
Сугышчан бурычын үтәгәндә батырлык һәм кыюлык күрсәткәне өчен Русия президенты Владимир Путин Борис Дудкога Русия Герое исемен бирде. Әлеге вакытта хәрби хезмәткәр Кораллы көчләрнең Фрунзе исемендәге Гомумгаскәр академиясендә белем ала.
"Батырлар дәвере" программасы ил президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла. Проект махсус хәрби операциядә катнашучылар исәбеннән дәүләт хезмәте өчен югары квалификацияле һәм компетентлы кадрлар әзерләүгә юнәлтелгән.
Искә төшерик: күптән түгел республика Башлыгы Радий Хәбиров "Батырлар дәвере" программасының тагын да бер катнашучысы, Башкортстан хәрбие Оскар Ситдыйковка Шәйморатов орденын тапшырган иде.
БР Башлыгы сайтыннан.