Республика мәшгульлек үзәгенең Баймак районы буенча филиалы директоры Гөлнара Сирусина белдерүенчә, Баймак районы "Башкортстан вахтасы" республика проектының бер өлешенә әйләнгән.
Баймакта Уфа моторлар төзү предприятиесе өчен кадрлар сайлап алу чарасы үткән. Чарага республиканың иң зурларының берсеннән саналган предприятие вәкилләреннән тыш, дәүләт заказын үтәү өчен предприятиегә урнашырга теләгән эш эзләүчеләр дә килгән. Җыелучылар арасында вахтовиклардан тыш, гаилә парлары, авыл хакимиятләре башлыклары да булган.
УМПО яңа эшчеләр җыя, аларга, стипендия түләп, һөнәр үзләштерергә булыша.
Бүгенге көнгә заводта 4 меңгә якын вакансия бар һәм алар нигездә эшче һөнәрләре. Предприятиегә механик җыю слесарьләре, токарьләр, киң профильле станокчылар, фрезеровщиклар, контролерлар кебек күп төрле белгечләр кирәк.
Радий Хәбиров: " ОДК-УМПО"да эшләүчеләргә бөтен ярдәм чаралары, хезмәт хакы һәм перспективалар турында сөйләргә кирәк. Машина төзү колледжларында урыннар санын арттыру планлаштырыла. 4,8 мең яңа эш урыны - ул дәүләт бурычы һәм аны үтәргә кирәк. Җитештерү күләмен 60 процентка артырырга. Бу катлаулы бурыч һәм без аны кварталга бер тапкыр тикшерәчәкбез".
Белешмә: "ОДК-УМПО" - Русия предприятиесе, 1925 елда нигез салынган. Ул авиация двигательләре җитештерә. Берләшкән двигатель төзү корпорациясенә (ОДК) керә. Турбореактив авиация двигательләрен җитештерү, сервис хезмәтләндерү һәм ремонтлау, шулай ук вертолет техникасын җитештерү һәм ремонтлау - предприятиенең төп эшчәнлек төрләре.
"Баймакский вестник" гәзите сайты буенча.