Башкортстанның “Танып” шифаханәсе махсус хәрби операция ихтыяҗларына 123 тонна эчәр су җибәргән.
“Танып” күппрофильле шифаханәсе СВО башланганнан алып махсус хәрби операциядә катнашучы ирекле батальоннарга һәм мобилизацияләнгәннәргә су җибәрә. Бу хакта санаторий директоры Кәшаф Ямалетдинов республика хөкүмәтендә атналык оператив киңәшмәдә сөйләде.
– 2022 елдан без СВО ихтыяҗлары өчен шешәләргә салынган су рәвешендә гуманитар ярдәм җибәрәбез. 123 тонна эчәр су озаттык, – диде ул.
Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм кысаларында шифаханәдә аларны реабилитацияләү программалары гамәлгә ашырыла.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров шифаханә җитәкчелегенә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
– Мохтаҗ кешеләргә су җибәрергә кирәк булганда, сез безгә булышасыз. Мәсәлән, апрельдә сез Ырынбур өлкәсендә дамба ерылудан зыян күргән кешеләргә су җибәрүне оештырдыгыз, – диде төбәк җитәкчесе.
Киңәшмәдә шулай ук шифаханә җитәкчесе санаторийның финанс-икътисадый күрсәткечләре артуын билгеләп үтте. 2024 елның беренче яртыеллыгында гомум керем 22,4 процентка арткан. Моннан тыш, 2023-2024 елларда төп капиталга инвестицияләр 100 млн сумнан артып киткән.