Барлык яңалыклар
Яңалыклар
5 август 2024, 19:09

Поезд белән йөрүчеләр күбәйгән

450 меңнән артык кеше ерак сәфәрләргә юлланган. 

ufanovosti.ru
ufanovosti.ru

Башкортстанда тимер юл транспортында пассажирлар агымы 18 процентка арткан.

Бүген, 5 августта, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә тимер юлчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм республиканың Куйбышев тимер юлы белән хезмәттәшлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.

“Русия тимер юллары” компаниясенең Башкортстандагы профильле предприятиеләрендә 11 меңгә якын кеше эшли. 2024 елның алты аенда пассажирлар ташу күләме 18 процентка арткан – 2,7 млн кешегә кадәр җиткән. Пассажирларның күп өлеше – 2,3 млн кеше – республика станцияләреннән шәһәр яны маршрутлары буенча юл алган. Бу – соңгы 10 елда иң яхшы нәтиҗә. Поездда ерак сәфәрләргә 450 меңнән артык кеше юлланган. Бу үткән ел белән чагыштырганда 11 процентка күбрәк.

Радий Фәрит улы “Русия тимер юллары”ның республиканың тимер юл инфраструктурасы үсешенә керткән өлешен югары бәяләде һәм Куйбышев тимер юлы коллективына нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

– Без сезнең белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, – дип йомгаклады ул сүзен. – “Русия тимер юллары”нда бик дисциплиналы кешеләр эшли. Соңгы елларда без уртак тырышлык белән пассажирлар ташу санын арттырдык, шул исәптән йөк ташулар санын да үстердек.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: