Барлык яңалыклар
Яңалыклар
5 август , 14:34

Күчемсез милек буенча соравың бармы?

Аның буенча иртәгә бушлай консультация алып булачак.

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Башкортстанда “Минем документлар” офисларында күчемсез милекне теркәү мәсьәләләре буенча бушлай консультацияләр биреләчәк.

Иртәгә, 2024 елның 6 августында, Росреестр белгечләре Күпфункцияле үзәкнең 17 офисында гражданнарга, эшкуарларга һәм юридик затларга бушлай консультацияләр бирәчәк. Барлык мөрәҗәгать итүчеләр күчемсез милек объектларына хокукларны теркәү һәм аларны кадастр исәбенә кую, күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан өземтәләр рәсмиләштерү, шулай ук җир законнары, ведомствоның электрон хезмәтләре мәсьәләләре буенча экспертлар консультациясен ала алачак.

Консультацияләр түләүсез нигездә башкарыла. Мөрәҗәгать иткән гражданнарга сыйфатлы хокукый ярдәм алу өчен үзләре белән күчемсез милек турындагы документлар алып килергә киңәш ителә.

– Без тере аралашу форматында күчемсез милек өлкәсендә гамәлдәге законнарның нечкәлекләрен аңлату мөмкинлегенә шатбыз, – диде Росреестрның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец. – Безнең консультацияләр гражданнарга һәм бизнеска хокукларны рәсмиләштерү мәсьәләләрендә дөрес юнәлеш алырга һәм мөмкин булган хаталардан качарга ярдәм итәр дип өметләнәбез.

Аның әйтүенчә, Күпфункцияле үзәктә Росреестр хезмәтләре иң кирәклеләрдән санала. 2024 елның беренче яртыеллыгында Күпфункцияле үзәк офислары аша хокукларны теркәүгә 119 меңнән артык гариза, ә кадастр исәбенә һәм бердәм процедурага 34 мең гариза килгән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: