Барлык яңалыклар
Яңалыклар
5 август 2024, 23:09

Иҗтимагый оешма вәкилләре белемнәрен арттырды

Бер сорау да җавапсыз калмады.

https://op.bashkortostan.ru
https://op.bashkortostan.ru

5 августта “Патриот” хәрби-патриотик паркында Башкортстанның коммерцияле булмаган оешмалары өчен укулар үтте. Анда әлеге оешмалардан 130дан артык вәкил катнашты. Укуларны Башкортстан Башлыгы грантлары фонды һәм республиканың Иҗтимагый палатасы төбәкнең Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә оештырды.

Программаны ачуда сәламләү сүзе белән БР Башлыгы грантлар фонды генераль директорының беренче урынбасары Александр Онищенко чыгыш ясады.

– Безнең республиканың коммерцияле булмаган секторы югары позицияләрдә тора – бу коммерцияле булмаган оешмаларның активлыгы нәтиҗәсе, шулай ук республика Башлыгы Радий Фәрит улының нәтиҗәле ярдәме аркасында. Әмма алда тагын да амбициоз бурычлар тора: “НКО төбәге” рейтингында беренче бишлеккә керү, шулай ук грант конкурсларында җиңүчеләр санын арттыру. Шуңа күрә бүгенге кебек мәгариф чаралары бик мөһим, – диде Александр Онищенко.

Семинарда катнашучылар арасында коммерцияле булмаган оешманы күптән түгел генә ачып җибәрүчеләр дә, эшчәнлек тәҗрибәсе булганнар да, социаль проектлау өлкәсендә белемнәрен яңартырга һәм проектларны эшләп бетерү буенча тәкъдимнәр алырга теләүчеләр дә бар иде.

–  Муниципалитетларга сәфәрләребездә без урыннарда коммерцияле булмаган оешмаларның күп кенә социаль проблемаларны хәл итүдә катнашуын, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, экология үсешенә, халыкның якланмаган катламнарына ярдәм итүгә һәм башка бик күп өлкәләргә үз өлешләрен кертүен күрәбез, – дип ассызыклады Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе Данияр Абдрахманов.

–  Һәр социаль проект нигезендә җәмгыять өчен әһәмиятле проблема ята, аны хәл итүне коммерцияле булмаган оешмалар командалары тәкъдим итә. Проектны эшләгәндә күп кенә проект авторлары үз идеяләрен тормышка ашыру өчен ресурслар һәм белемнәр җитмәү белән бәйле билгеле бер кыенлыкларга юлыга. Консультацияләрдә экспертлар кыенлыклар тудыра торган мәсьәләләрне ачыкларга булышалар, тәкъдимнәр бирәләр һәм проектны эшләп бетерергә ярдәм итәләр, – диде Иҗтимагый палата Аппараты җитәкчесе Элина Гатауллина.

Әйтергә кирәк: Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды теләге булган һәркем өчен елга берничә мәртәбә укыту семинарлары уздыра. Фонд чаралары турындагы мәгълүматны ВКонтакте төркемендә түбәндәге сылтама буенча өйрәнергә мөмкин: https://vk.com/grantrb.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елдан Башкортстан Республикасы Башлыгы Грантлары фонды тарафыннан барлыгы 1 384 млн. сумлык 629 проект хупланган.

#ФСГОРБ #ГрантыРБ #ОПРБ

https://op.bashkortostan.ru
https://op.bashkortostan.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: