Барлык яңалыклар
Яңалыклар
5 август , 18:41

“Башкорт аты” үзенең әһәмиятен исбатлады

Шулай диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. 

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru

15-16 август көннәрендә Баймак районының Граф күле буенда “Башҡорт аты” халыкара фестивале узачак. Бу хакта атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Бадранов хәбәр итте.

Фестиваль программасы дүрт блоктан тора.

Чара кымыз һәм ат ите продукциясе җитештерүчеләрнең күргәзмә-ярминкәсеннән башлана. “Башҡорт аты” кунаклары өчен шулай ук “Осталар шәһәре” һөнәрчелек зонасы, милли ашлар белән фудкорт, кымыз ясау фестивале һәм төрле мастер-класслар оештырылачак.

Эшлекле программа конференцияләр һәм семинарлардан корыла. Аларда башкорт атлары токымын өйрәнү буенча тикшеренү эшчәнлегенең мөһим мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Моннан тыш, фестивальдә катнашучылар атчылыкны үстерү, ат итен эшкәртүне һәм кымыз җитештерүне оештыру, бу юнәлештә фермерларга ярдәм итү мәсьәләләрен караячак.

Иҗади һәм спорт блокларында Башкортстанның үзешчән коллективлары һәм сәнгать осталары катнашлыгында театральләштерелгән һәм концерт программалары, интерактив этнографик мәйданчыклар, көрәш, аркан тарту буенча республика һәм төбәкара турнирлар каралган.

Азат Бадранов әйтүенчә, “Башҡорт аты” фестиваленең мәртәбәле кунаклары арасында Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкилләре дә бар. Оештыручылар 10 меңнән артык тамашачы килүен көтә.

“Башҡорт аты” халыкара фестивале үзенең актуальлеген һәм кирәклеген исбатлады, диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, һәм чараның инфраструктурасын үстерүне дәвам итәргә кушты.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: