-10 °С
Болытлы
Ялларда ни көтәргә?
Синоптиклар белдерүенчә, бүген республика буенча кыска вакытлы яңгырлар көтелә.
Аерым районнарда күкрәп явар. Җил көнбатыштан, талгын, күк күкрәгәндә кискенләшеп алыр.
Температура +19,+24°.
Бүген, 3 августка каршы төндә, Башкортстанда кыска вакытлы яңгырлар явып узар, шулай ук күк күкрәр.
Җил көньяк-көнбатыштан, көндез кискен. Температура, төнлә +10,+15°, көндез +18,+23°.
Якшәмбегә каршы төндә шундый ук һава торышы көтелә. Температура төнлә +10,+15°, көндез +20,+25°.
Фото: Кармаскалинская новь