Башкортстан республикасы буенча Эчке эшләр министры, полиция генерал-майоры Александр Прядко мошенниклыкка юл куймаган шәхси сак предприятиесе хезмәткәренә Рәхмәт хаты тапшырган.
Чираттагы эш көне барышында Валерий Чипизубов банкомат янында ярты миллионлык сумга финанс операциясе үткәрергә тырышкан ханымны күреп алган. Бик нык дулкынланган ханым, телефоннан кем беләндер сөйләшә-сөйләшә, акча күчерергә маташкан. Валерий Чипизубов шунда ук аның телефон аферистлары йогынтысы астында булуын аңлап алган һәм полиция чакырткан. Алар килеп җиткәнче ханымнан беркемгә дә акча күчерми торуын сораган.
Соңрак ачыклануынча, 74 яшьлек уфалыга билгесез кеше шалтырата һәм булган акчаларын саклап калу өчен “хәвефсез исәп”кә күчерергә кирәклеген әйтә. Аны тыңлап, ханым банкка бара һәм 500 меңгә якын акчасын ала. Аннан соң ул “Центральный” сәүдә үзәгенә тиешле исәпкә акчаны күчерергә китә...
Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.