Барлык яңалыклар
Яңалыклар
31 июль , 21:03

“IВолга” янә яшьләрне җыйды

Башкортстан делегациясе “IВолга” Идел буе федераль округының яшьләр форумында катнашты.

“IВолга” янә яшьләрне җыйды
“IВолга” янә яшьләрне җыйды

Башкортстан делегациясе “IВолга” Идел буе федераль округының яшьләр форумында катнашты. Чара Самара өлкәсендә Идел буе федераль округында Русия президентының тулы вәкәләтле вәкиле Игорь Комаров потранатлыгында узды.  

Башкортстан республикасыннан һәрвакыттагыча иң талантлы, иң актив саналган 68 яшь кеше барды.

  • Максатларның берсе – яшьләрнең фикерен ишетү. Безнең тормыш бик тиз үзгәрә. Яңа моментлар, күренешләр, инициативалар барлыкка килә. Монда яшьләр белән һәрвакыт бәйләнештә булырга, аралашып торырга кирәк, - ди Игорь Комаров.

“IВолга” яшьләр форумы Самара өлкәсендә 2013 елдан алып уздырыла. Быел анда Русиянең 82 төбәгеннән һәм 8 дустанә чит илдән 2 мең кеше катнашты.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: