Агымдагы елның гыйнварыннан алып июльгә кадәр республиканың лицензияләр бердәм реестрына психиатрия буенча эшләүгә беренче тапкыр лицензия алган өч яңа медицина оешмасы өстәлгән. Хәзер Башкортстанда мондый учреждениеләр саны 270кә җиткән.
-Инвестицион климатны яхшырту буенча планны тормышка ашыру кысаларында без берничә чара үткәрәбез. Һәрвакыт лицензия алырга теләүчеләргә консультация үткәрергә, теркәлергә, мәгълүматны Дәүләт хезмәтенең бердәм порталына кертешергә әзербез. Уңайлык өчен “Кайнар линия” эшли, -ди БР Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге начальнигы Эльвира Тахаутдинова.
Соңгы дистә елда безнең илдә психотерапия белән кызыксыну арткан. Аның теория һәм методларының барлык спектрын өйрәнү мөмкинлеге ачылган. Белгечләрне әзерләү сыйфаты да яхшырган.
Шул ук вакытта медицина өлкәсендә эшчәнлеккә лицензия алу да гадиләшкән. Хәзерге вакытта беренче тапкыр лицензия алу 15 көнгә, ә кабат алу 10 көнгә кадәр кыскарган.