Барлык яңалыклар
Яңалыклар
31 июль 2024, 19:54

Башкортстанда азык-төлек җитештерү күләме арткан

Бу узган елның шул вакыты белән чагыштырганда 9%ка  күбрәк.

Башкортстанда азык-төлек җитештерү күләме арткан
Башкортстанда азык-төлек җитештерү күләме арткан

Башкортстан республикасында соңгы 5 ай эчендә азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате тарафыннан 59,1 млрд сумлык продукция җитештерелгән. Бу узган елның шул вакыты белән чагыштырганда 9%ка  күбрәк. Бу чорда азык-төлек продукциясен җитештерү индексы 134,1% тәшкил иткән.

-Башкортстанда төбәк Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән кабул ителгән азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен үстерү программасы 3нче ел уңышлы эшләп килә, - ди БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары, БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. –  2022 елда төбәкнең эшкәртүче агросәнәгать комплексы предприятиеләрен модернизацияләүгә -50 млн сум, 2023 елда -100 млн сум дәүләт ярдәме юлланган. 2024 елда шулай ук 100 млн сум бүлү планлаштырылган. Бу төбәктәге дистәләгән предприятиеләргә стимул бирде һәм нәтиҗәдә җитештерү күләме артты.

Башкортстанда 5 ай эчендә шикәр җитештерү 167%ка, он -132%ка, ярмалар- 118%ка, көнбагыш мае - 112,2%ка, ак май-112%ка, сырлар 110%ка арткан.

2019 - 2023 елларда төбәктә азык-төлек җитештерү 28,9%ка арткан. Ит җитештерү (кошларны кертми)- 2,6 тапкырга, кош ите -3,4 тапкырга, ит ярымфабрикатлары -2 тапкырга, чистартылмаган көнбагыш мае -17,4%ка, рапс мае -1,6 тапкырга, сөт – 3,6%ка, ярмалар 17,5%ка, камыр ризыклары -1,6 тапкырга, макароннар -11%, кондитер эшләнмәләре -12,4%, мал ризыклары 27,5%, шикәр -4,7%, сырлар 1,4%ка арткан.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: