Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 июль , 10:55

СВОны сайлаган чиновник

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Сибай шәһәрендә җылы кәнәфиен СВО зонасына алмаштырган чиновникка дәүләт бүләге тапшырды.

СВОны сайлаган чиновник
СВОны сайлаган чиновник

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Сибай шәһәрендә җылы кәнәфиен СВО зонасына алмаштырган чиновникка дәүләт бүләге тапшырды. Руслан Хәбиров Урал арты башкаласында мәшгульлек хезмәте директоры булып эшләгән булган. Ул РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзеп СВОга юллана һәм әлеге вакытта “Башкортстан” мотоукчылар полкында медицина начальнигы булып хезмәт итә.

  • Руслан Юныс улына Башкортстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре исемен тапшырдым, - дип язган Радий Фәрит улы социаль челтәрләрдә.

Башлык Руслан Хәбиров белән ирекмәннәр полкын тәэмин итү буенча мәсьәләләр турында сөйләшүе турында да әйткән. Руслан Хәбиров республика халкына яугирләргә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтен әйткән. Якташларның ярдәме аркасында яугирләр фронтның алгы сызыгында даруларга кытлык кичерми.

Чыганак: UFA.KP.RU

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: