Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 июль , 10:24

+ 12° градуска кадәр салкынайта

Быелгы җәй шундый булды шул...

Республика синоптиклары алдагы ялларга һава торышын фаразлады. Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, алдагы ике көн бүгенге кебек яңгырлы булачак. Ә һава температурасы + 12° кадәр төшәчәк.

Бүген, 26 июль көнне, республика буенча кыска вакытлы яңгырлар явып узачак, аерым районнарда күк күкрәп койма яңгырлар явуы  көтелә, боз явуы да ихтимал. Җил төньяктан, талгын, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә  +7, +12°, көндез  +12, +17°. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: