Барлык яңалыклар
Яңалыклар
25 июль , 16:14

Тиздән чүп сортировкалау комплексы ачылачак

Комплекс төзелеп беткән инде. 

veganolife.ru
veganolife.ru

Баймак районында тиздән чүп сортировкалау комплексы ачылачак.

“Комплекс төзелеп бетте, корылмалар сынау үтте. Алдагы көннәрдә ачылыр дип көтәбез. Әле хезмәткәрләр җыю бара”, – диде район хакимияте башлыгының икътисад буенча урынбасары Гафур Нурмөхәмәт улы Исхаков.

Әйтергә кирәк: “Эко-Сити” оешмасының җитәкчелеге Сибайда үткән күчмә “Инвестсәгатьтә” Радий Хәбировка Баймак районында органик калдыкларны компостлау белән чүп эшкәртү комплексы төзү проектын тәкъдим иткән иде. Ул чакта республика Башлыгы проектны өстенлекле исемлеккә кертергә һәм 2020 елның декабренә кадәр БР Сәнәгать һәм энергетика министрлыгы белән коммуникацияләргә тоташтыру мәсьәләләрен эшләп бетерергә кушты. Бүген инде комплекс эш башларга әзер. Аның куәте – елына 100 мең тонна җитештерүчәнлек.

Яңа комплекс экология мәсьәләләрен хәл итүгә дә уңай йогынты ясар дип көтелә. Гафур Исхаков сүзләренчә, комплексның максаты да шул – чүпләрне сортировкалау, ә киләчәктә икенчел чималны эшкәртү дә күзаллана.

Сүз уңаеннан Баймак районының социаль-икътисади хәле турында да сораштым. “Соңгы елларда район үсә, яңа социаль объектлар төзелә, аларга заманча җиһзалар-корылмалар кайтарыла. Безнең район бюджет инвестицияләре буенча беренче урында тора, ягъни республика бюджетыннан төрле проектларга күбрәк акча килә. Бу хакта Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Азат Бадранов яңарак халык белән очрашуда да әйтте, – дип бәян итте Гафур Нурмөхәмәт улы.

Шунысын да билгеләргә кирәк: соңгы елларда республика җитәкчелеге Урал аръягына аерым игътибар бүлә. 2022 елда әлеге территорияне 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үстерү стратегиясе дә расланды. Ә төбәкнең мөмкинлекләрен киң даирәгә таныту өчен инде ничә ел рәттән “Инвестицияләр сабантуе” оештырыла.

Радий Хәбиров узган ел Сибайга һәм Баймак районына эш сәфәре белән барганда: “Урал аръягы эшли, кайный. Хәл итәсе мәсьәләләр, әлбәттә, күп, әмма без ярдәм итәбез. Безнең бурыч – кешеләрнең тормышын яхшырак итү”, – дигән иде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: