Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 июль , 18:30

"Рәхәт"кә барабызмы?!.

Республика халкын “Рәхәт"тә (“На Рахате”) саулыҡ һәм туризм фестивале көтә. 

"Рәхәт"кә барабызмы?!.
"Рәхәт"кә барабызмы?!.

Үзенчәлекле чара 27-28 июльдә Кырмыскалы районының “Фазенда” клубында оештырыла.
Программада мунчада дөрес чабыну, сәламәт туклану, чәй кайнату, скандинав йөреше, нейробика һәм башкалар буенча бушлай осталыҡ дәресләре каралган.
Биология фәннәре кандидаты Михаил Гордеев башкорт үләннәре белән дәвалану, блогер Рөстәм Нәбиев экстремаль туризм хакында сөйләячәк. Халыкара мунча комплекслары челтәренә нигез салучы Андрей Севостьянов мунча бизнесын ничек төзүне аңлатачаҡ.
Һәр теләгән кеше өрөлмәле өч мунчаның берсендә чабына алачак. Пар осталары моны ничек дөрес эшләргә кирәклеген аңлатачак.
“ГастроРәхәт"фестивалендә тамак ялгап алырга, бард фестивалендә гитарада җырлар тыңларга мөмкин булачак. Шунда ук һөнәрчеләр ярминкәсе дә оештырыла.
“Фазенда”га шәхси автомобильдә яки автобуста барырга мөмкин. Уфада “Торатау” Конгресс-холлынан һәм “Кашкадан” паркыннан алты рейс булачаҡ. Алар 10.00-дән 17.00 сәгатькә кадәр йөриячәк. Кайту өчен автобуслар 19.00, 20.00 һәм 20.30 сәгатьләрдә булачак.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: