Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 июль , 14:00

Хәйбулла-Баймак арасында көзгедәй юллар салына

Юл салу эшендә 20 техника, 2 бригада, ягъни водительләр белән бергә 40-лап кеше эшли.

Хәйбулла-Баймак арасында көзгедәй юллар салына
Хәйбулла-Баймак арасында көзгедәй юллар салына

Хәйбулла районының Целинное авылы янындагы 7,6 километр озынлыгындагы юл участогына асфальт җәю эшләре, планга ярашлы, тәмамланып килә.
Әлеге вакытларда юл хезмәтчәннәре Баймак районында эшли, Ургазы авылыннан Хәйбулла районы чигенә таба асфальт җәя башлаганнар.
"Башкиравтодор" филиалының Уфа ДРСУ участогы начальнигы Зимфир Кәримов белдерүенчә, Баймак районында 6,6 километр озынлыгындагы, ягъни Ургазы авылыннан Хәйбулла районы чигенә кадәр, юл салу эшләре бара. Шулай ук Сибайга якын урнашкан 10 километр юл да яңартылачак. Юл салу эшендә 20 техника, 2 бригада, ягъни водительләр белән бергә 40-лап кеше эшли.
Баймак һәм Хәйбулла районнарында Сибай-Акъяр юлының 64 километр юлын норматив торышка китерү күзаллана. Быел анда юл хезмәтчәннәре 27 километрдан артык озынлыкта юл түшиячәкләр, шулай ук Хәйбулла һәм Баймак районнарында 15,9 километр озынлыгындагы яңа юл участокларын ремонтлаячаклар.

"Хайбуллинский вестник" гәзите сайтыннан.

Хәйбулла-Баймак арасында көзгедәй юллар салына
Хәйбулла-Баймак арасында көзгедәй юллар салына
Хәйбулла-Баймак арасында көзгедәй юллар салына
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: