Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 июль , 15:22

Быел җир сатудан акча күбрәк кергән

Милек хуҗалары җирне алып кына калмыйлар, хәзер алар аның өчен җавап тоталар.

Быел җир сатудан акча күбрәк кергән
Быел җир сатудан акча күбрәк кергән

Башкортстанда агымдагы елның 2 кварталында аукцион үткәрү юлы белән 12,31 гектар гомум мәйданлы 114 җир участогы милеккә тапшырылган. Чагыштыру өчен: былтыр шушы ук чорга караганда гомум мәйданлы 120,6 гектар 44 җир участогы сатылган. Ул вакытта муниципалитетлар бюджетына җир сатудан кергән акча 28 млн. сум булса, 2024 елда исә 101 млн. сумга җиткән.
БРның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская аңлатуынча, биредә сүз, әйләнештән алынган яисә әйләнештә чикләнгән буш яткан, поселениеләр эчендәге чикләнмәгән яисә сәнәгать өчен тәгаенләнгән төзелешләр белән чикләнмәгән җир участоклары турында бара. Милек хуҗалары җирне алып кына калмыйлар, хәзер алар җир өчен җавап тоталар, ягъни алар аны тәртипкә китерергә, туры тәгаенләнеше буенча файдаланырга тиешләр. Нәтиҗәдә, бюджетка акча килүдән тыш, республикабыз карала һәм тагын да ныграк ямьләнә.
2023 елда милеккә тапшырылган җир участокларының күп өлеше авыл хуҗалыгы эшчәнлеге алып бару өчен билгеләнгән булса, быел исә шәхси торак төзелеше өчен алалар.
Биредә "Башкортстан Республикасында дәүләт милеген хосусыйлаштыру турында"гы законга үзгәрешләр кертелүен искә төшерик. Аукционның бердәнбер катнашучысы булып танылган бер генә шәхес гариза бирсә, ул чакта аның белән дәүләт яисә муниципаль милекнең башлангыч сату бәясе буенча килешү төзелә.

Фото: vk.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: