Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 июль , 09:55

+8° градуска кадәр суыта, ди

Менә сиңа җәй...

Бу көннәрдә республикада һава температурасы +8° градуска кадәр төшәчәк. 

Синоптиклар фарзлары буенча, бүген, 23 июль көнне, Башкортстан территориясендә кыска вакытлы койма яңгырлар, кайсыбер районнарда күк күкрәп яңгырлар, боз явуы ихтимал. Җил төньяктан талгын, күк күкрәп яңгыр яуганда көчәючән. Һава температурасы көндез +17°,+22° тәшкил итәчәк.

Чәршәмбе көнне, 24 июльдә, шулай ук урыны белән яңгырлар яварга мөмкин. Җил төньяктан, көчәючән. Һава температурасы  төнлә +9°,+14°, көндез +16°,+21°.

Пәнҗешәмбе көнне, 25 июльдә, төнлә урыны белән шулай ук яңгыр яву ихтималы бар, көндез  дә  койма яңгырлар явар диләр белгечләр. Җил төньяктан талгын.  Һава температурасы төнлә +8°,+13°, көндез +14°,+19°. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: