Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 июль , 09:14

Һава торышы тотрыксыз була, ди

Башка еллар коры килсә, быел яңгыр явып сөендерә. 

Катерина Миңнеәхмәтова.
Фото:Катерина Миңнеәхмәтова.

Синоптиклар фаразлары буенча, алдагы көннәрдә республикада тотрыксыз һава торышы сакланачак. Бүген, 22 июльдә, Башкорстанның күпчелек районнарында кыска вакытлы яңгырлар явачак, урыны белән алар койма яңгырга әверелә, диләр белгечләр. Күк күкрәп, яшенләп тә явачак, ара-тирә кайсыбер районнарда боз явуы да ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан талгын, күк күкрәп яңгыр яуганда көчәячәк. Һава температурасы төнлә +13,+18° булса, көндез +17,+22° җылы булыр, дип көтелә. Көньяк-көнчыгышта +27° градуска кадәр эссе булыр дип көтелә.

Сишәмбе көнне, 23 июльдә, төнлә дә, көндез дә шулай ук кыска вакытлы яңгырлар явып узарга мөмкин. Аерым районнарда күк күкрәп боз явуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын, яңгыр яуганда көчәючән. Һава температурасы төнлә +11,+16°, көндез +17,+22°.

Чәршәмбе көнне урыны белән кыска вакытлы яңгырлар яумакчы. Җил төньяктан уртача тизлектә, күк күкрәп яуганда көчәючән. Һава температурасы төнлә  +9,+14°, көндез  +19,+24°. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: