Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 июль , 20:43

900 километрдан артык юл ремонтларга планлаштыралар

Башкортстанда җирле әһәмияттәге юлларны ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү дәвам итә. Юл эшләрен башкаруның барышы турында 2024 елның 22 июлендә Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендә хөкүмәттә муниципалитетлар башлыклары белән киңәшмәдә фикер алыштылар.

– Республика юллар челтәре илдә иң зурларның берсе һәм 50 мең км.га сузылган. Җирле әһәмияттәге автомобиль юллары өлешенә 71,6% туры килә. Аларның барысын да тиешле хәлдә тотарга һәм вакытында ремонтларга кирәк. Республиканың “юл фонды”ның күләме быел 30 млрд сумнан артып китә. Бу сумманың 40%ы җирле әһәмияттәге юлларга туры килә, – дип билгеләде Андрей Назаров.

Мәсәлән, 2024 елда Башкортстанда “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы кысаларында Борай районының Мамады авылына һәм Чакмагыш районының Ташкалмаш авылына килүне тәэмин итүче торак пунктларга 14,9 км озынлыктагы ике юлны реконструкцияләүне тәмамлау планлаштырыла. – Быел бу программа буенча Борай һәм Кырмыскалы районнарында гомуми озынлыгы 6,2 км булган ике керү юлын төзү һәм реконструкцияләү башланды, – дип өстәде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова.

2024 елда 900 км юлны ремонтлау планлаштырыла. Эшләр арасында – күпләп төзелгән торак урыннарына юллар салу һәм торак пунктларга керү юллары салу, “тавышлы” юлларны һәм 72 бакча ширкәтенә 20 керү юлын ремонтлау. Чокырларны ремонтлау дәвам итә.  Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова сүзләренә караганда, 22 июльгә җирле әһәмияттәге юлларда 18,5 мең чамасы чокыр ремонтланган. Бу Юл инфраструктурасы өлкәсендә эшләрне контрольдә тоту һәм планлаштыру системасына  (Систему контроля и планирования работ в области дорожной инфраструктуры – СКПДИ) кертелгән цифрлаштырылган кимчелекләрнең 61% тәшкил итә.

Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова, үз чиратында, премьер-министрга республиканың муниципаль берәмлекләрендә ишегалды территорияләрендә чокырларны ремонтлауның барышы турында сөйләде.

– Хәзерге вакытта 1463 км озынлыктагы 9071 юл участогының 1418 км озынлыктагы 8879 участогы цифрлаштырылган. Муниципаль хезмәтләр көче белән 9498 кв. м мәйданның 2106 кимчелеге ачыкланган. Шуларның 9216 кв. м мәйданда 2042 кимчелеге бетерелгән инде. Эшләрне башкару гомум эш күләменең 97% составляет тәшкил итә, – дип ассызыклады Ирина Голованова.

Премьер-министр муниципалитетлар хакимиятләренә 15 августка кадәр җирле юлларны һәм юл кырыйларын тиешле хәлгә китерергә, “тавышлы” юлларны вакытында һәм сыйфатлы төзекләндерергә кушты. Шулай ук Андрей Назаров 2024 елның 1 августына кадәр “муниципаль заказ” кысаларында һәм 1 октябрьгә кадәр “Башкортстан ихаталары” программасы буенча ихаталар  территорияләрендәге чокырларны ачыкларга һәм бетерергә кушты. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: