Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 июль , 10:05

“Ярдәм итү – безнең мөһим бурыч”

Сугышчыларга ярдәм итү өчен, федераль чаралардан тыш, без үзебезнең чаралар пакетын кабул иттек.

“Ярдәм итү – безнең мөһим бурыч”
“Ярдәм итү – безнең мөһим бурыч”

    2024 ел Русия Президенты Владимир Путин Указы буенча Гаилә елы дип игълан ителде. Әлеге карар гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау, ныгыту өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан кабул ителде. Бу юнәлеш Башкортстан Республикасында да өстенлекле булып кала”, дип билгеләп үткән төбәк башлыгы Радий Хәбиров, узган ел республика Дәүләт җыелышына мөрәҗәгать итеп.

    Башкортстанда бу мәсьәләләрдә зур тәҗрибә тупланган. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, республикада балалы гаиләләргә, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүнең иң күп өстәмә чаралары гамәлгә ашырыла. Алар арасында иң киң таралганы – СВОда катнашучыларның балалары җәмәгать  транспортында бушлай йөри һәм мәктәп укучылары, колледж студентлары бушлай кайнар ризыклар белән туклана.

    "Махсус операциядә катнашкан егетләребезгә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү – безнең өчен мөһим бурыч. Сугышчыларга ярдәм итү өчен, федераль чаралардан тыш, без үзебезнең чаралар пакетын кабул иттек. 2023 елда СВОда катнашучыларга ярдәмгә 5,1 млрд. сум акча җибәрдек, ә быел бюджетта тагын 6,1 млрд сум каралган”, дип язган төбәк җитәкчесе үзенең социаль челтәрләрендә.

    Быел, гамәлдәге ярдәм чараларына өстәп, Башкортстаннан СВО катнашучыларны транспорт салымы түләүдән азат иттеләр.

     Моннан тыш, республикадан мобилизацияләнгәннәргә газ һәм су өчен түләргә туры килмәячәк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: