Барлык яңалыклар
Яңалыклар
18 июль , 09:15

Республика сезнең белән горурлана

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм гуманитар конвой илтүче водительләргә генерал Шәйморатов медале һәм орденнары тапшырды.

Республика сезнең белән горурлана
Республика сезнең белән горурлана

 

“Сезгә РФ Президенты исеменнән һәм республика халкыннан рәхмәтләрне җиткерәм, - диде ул. – Сез яуда үзегезне чын батырлар итеп күрсәттегез, хезмәтегезне намус белән үтисез. Һәлак булганнарның якты истәлекләре алдында башымны иям, аларның исемнәре безнең йөрәкләрдә мәңге калачак”.

Бүләкләнүчеләргә дә тукталып үтте ул.

“Мостафин Рәмил Вадим улы, разведчик-пулеметчы, 2022 елның октябреннән фронтта. Штурмнарда күп тапкырлар гомерен куркыныч астына куеп каршы якның атакаларын кире кагуда катнашты, “Батырлык” ордены һәм Суворов медале белән бүләкләнгән”.

“Рядовой Павлов Алексей Михайлович госпитальдә дәваланганнан соң пилотсыз очучы аппарат операторына укыды һәм фронтка яңадан әйләнеп кайтты”.

“Кече сержант  Мирзаев Азамат Рахматилла улы, фронтта ел ярым. 2024 елның апреленнән махсус бурычлар үтәүдә катнаша, азат ителгән территорияләрдә эксперт-тикшерү төркеменә ярдәм итә”.

Радий Хәбиров яугирләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүне шәхси үзенең контролендә тотуны әйтте. Яугирләрнең көнкүрешен төзекләндерү, аларны махсус җиһазлар белән тәэмин итү – өстенлекле юнәлеш булып тора. Власть органнары, муниципалитетлар, оешмалар, җәмәгатьчеләр, волонтерлар – барсы да шушы эшкә җәлеп ителгән. МХО барган вакытта республикадан 128 гуманитар конвой озатылган. Бүләкләү тантанасына конвойларны илтүче водительләр дә килгән иде.

Сухов Григорий Леонидович МХО барган зонага 94 тапкыр барган. Русаков Дмитрий Николаевич – 84, Мирасов Игорь Ришат улы – 82, Асеев Вячеслав Васильевич 74 тапкыр гуманитар конвой илткән. Авыр маршрутлардан хәрби операция барган урынга бару, якташларыбыз урнашкан урынга барып җитү – бу да батырлык таләп итә. “Мин бүген барыгызга да шуны әйтәм: республика сезнең белән горурлана”, - диде Радий Хәбиров. Ул, шулай ук, яугирләргә ышаныч биреп, аларны өйләрендә көтүче туганнарына, якыннарына рәхмәт әйтте. “Барсының да исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын телим”, - диде ул.

 

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: