Барлык яңалыклар
Яңалыклар
18 июль , 09:16

“Фронтта туганың яныңда булса, тынычрак”

Миякә районы хакимияте башлыгы Ришат Актуганов Сафар авылыннан хезмәткә киткән “Гизза” һәм “Гильза” позывнойлы яугирләр хакында бәян иткән.

“Фронтта туганың яныңда булса, тынычрак”
“Фронтта туганың яныңда булса, тынычрак”

 

Ике бертуган агалы-энеле яугирләр хәрби тәҗрибәне Төньяк Кавказда хезмәт иткәндә туплаганнар. “Гизза” әлеге вакытта Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальонда минометчы булып хезмәт итә. Командирлары алар турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтәләр. “Гизза” Шәйморатов медале белән бүләкләнгән.

Абыйсы – “Гильза” – штурмчы. Ул ике тапкыр “Батырлык” ордены, “Батырлык өчен” медале һәм “Намуслы хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

“Бертуганың белән хезмәт итүе тынычрак, күңелгә ышаныч бирә”, - диләр егетләр.

Башкортстанда яшәүчеләр махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләргә ярдәм итүләрен дәвам итәләр.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: