Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 июль , 10:55

Сез - безнең терәгебез

16 июльдә Чишмә районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ишетү буенча инвалидлар өчен IX Бөтенрусия яшьләр форумында катнашучылар белән очрашты.

Сез - безнең терәгебез
Сез - безнең терәгебез

Чара 12 июльдән 18 июльгә кадәр уза һәм лидерлык сыйфатларын тәрбияләүгә, шулай ук Бөтенруссия саңгыраулар җәмгыятенең яшьләр белән үзара хезмәттәшлегенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуга юнәлдерелгән. Форум эшендә делегатларга югары квалификацияле сурдотәрҗемәчеләр ярдәм итә. Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркында узган очрашуда илнең 60 тан артык төбәгеннән – Бөтенрусия саңгыраулар җәмгыяте активистларыннан 135 кеше катнашты. Башкортстан башлыгы форум делегатлары белән аралашты, шулай ук ишетү буенча инвалидларга ярдәм итүгә керткән өлешләре өчен республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

- Сезне Башкортстанда сәламләвегезгә бик шатбыз. Форум сезнең өчен уңайлы шартларда узар дип ышанам. Сәламәтлегегез үзенчәлекле булуга карамастан, сез, чыннан да, иң ишетә торган яшьләр. Сез бу дөньяны бөтен тәнегез һәм күңелегез белән тоясыз, - диде радий Хәбиров. – Быелгы ел сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр елына багышланган. Башкортстанда гына 15 меңләп начар ишетчүе кеше яши. Сез үзегезнең үрнәгегез белән үзегезнең мөмкинлекләрегезне күрсәтәсез. Минем хөрмәтемне һәм рәхмәтемне кабул итегез.

Төбәк җитәкчесе мондый кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсенә дә кагылып үтте. Башкортстанда начар ишеүчеләр өчен 14 колледж бар, аларны күбәйтү буенча эш алып барыла, диде ул.  2024 елда республикада сәламәтлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен “Салют” республика реабилитация һәм белем бирү үзәге ачылачак.

Чыганак:  glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: