Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 июль , 16:26

"Нефаз" елына 3 мең автобус җитештерәчәк

17 июльдә Нефтекамада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «КАМАЗ»  генераль директоры Сергей Когогин «Нефаз» җитештерү мәйданчыкларында булдылар.

"Нефаз" елына 3 мең автобус җитештерәчәк
"Нефаз" елына 3 мең автобус җитештерәчәк

Завод «КАМАЗ» төркеменә керә һәм илебезнең иң эре автомобиль җитештерүчеләренең берсе булып тора.

- Башкортстанда «КАМАЗ»ның шактый җитештерү куәтләре тупланган. Эре мәйданчыкларның берсе-Нефтекама автомобиль заводы. Без предприятиенең эш күрсәткечләреннән һәм биредә җитештерелә торган продукциянең сыйфатыннан канәгать, – дип билгеләп үтте Сергей Когогин. Төбәк җитәкчесе һәм «КАМАЗ» генераль директоры автобуслар һәм үзбушаткыч кузовлар ясау линияләрен карадылар, пассажир машиналары җитештерү куәтләрен үстерү буенча инвестпроект белән таныштылар. Сүз автоматлаштырылган технологик процесслар өлешен арттыру юлы белән җитештерүне модернизацияләү турында бара. Аерым алганда, «НефАЗ» да эретеп ябыштыру һәм автобус каркасларын җыю өчен роботлаштырылган комплекс эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Нәтиҗәдә завод 2026 елдан башлап үз конвейерыннан елына 3 меңгә кадәр пассажир машинасы чыгара алачак. Республика башлыгына предприятие продукциясе үрнәкләрен дә күрсәттеләр. Алар арасында – түбән идәнле «КАМАЗ-4290» автобусының яңа моделе һәм «КАМАЗ-6250»вахта автомобиле. Радий Хәбиров «Нефаз» ны модернизацияләү барышын һәм заводның яңа эшләнмәләрен югары бәяләде, аларның сыйфатын һәм конкурентлыкка сәләтлелеген билгеләп үтте.

 - Нефтекамада җитештерелгән автобусларның эксплуатация характеристикалары яхшы, аларга илебез базарында ихтыяҗ зур. Республикабызда да «НЕФАЗ» пассажир машиналары паркының киңәюе сөендерә, – диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Бүген без предприятиенең мөмкинлекләре һәм аның киләчәк үсеше планнары белән таныштык. Масштаблы модернизация нәтиҗәсендә Нефтекамадагы җитештерү комплексы Россиядә иң заманчаларның берсенә әвереләчәк.

Чыганак: glavarb.ru/

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: