Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 июль , 16:20

Башкортстан-Абхазия дуслыгы

Башкортстан Республикасы делегациясе Абхазия Республикасына рәсми эш сәфәре белән барды. Делегацияне республика Хөкүмәтенең Премьер-министры Андрей Назаров җитәкли.

Башкортстан-Абхазия дуслыгы
Башкортстан-Абхазия дуслыгы

 

Абхазия-Русия чигендә делегацияне Абхазия президенты Аслан Бжания каршы алган.

  • Абхазия белән Башкортстан арасында нәкъ30 ел элек дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешү төзелгән. Ул әле дә гамәлдә. 2023 елда без аны сәүдә-икътисад, фәнни-техник, социаль, туристик һәм мәдәният өлкәләрендә халыкара һәм икътисади бәйләнешләрне үстерү турындагы килешү белән ныгыттык. Әлеге вакытта 2023-2025 елларга ике төбәк арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү турындагы юл картасы проекты килешү өстендә. 2023 ел нәтиҗәләре буенча, Абхазия Башкортстан белән хезмәттәшлек иткән 105 ил арасында 42 урында тора, - диде Андрей Назаров.

Ике як та икътисади хезмәттәшлек буенча актуаль мәсьәләләрне караячак, “Башкорт гомер озынлылыгы. Туризм” проекты буенча сөйләшәчәк. 2023 елда льготалы шартларда Абхазиягә Башкортстаннан 46 пенсионер ял итәргә барган.

Эш сәфәре барышында Башкортстан делегациясе Сухуми һәм Гупрыш районнарына барачак.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән Абхазия президенты Аслан Бжания очрашып, Уфа шәһәрендә халыклар дуслыгына багышланган колоннада төзү турында килешкән иде. Колоннаданы ачу Уфа шәһәренең 450 еллыгында август аенда планлаштырыла.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: