Алдагы өч көндә республикадаяңгырар явуы дәвам итәчәк, дип хәбәр итте төбәк синоптиклары.
Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген Башкортстанда янә урыны белән көчле койма яңгырлар явачак. Кайсыбер районнарда күк күкрәп, боз явачак. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын, урыны белән көчәеп, давыл чыгуы ихтимал. Һава температурасы көндез +17, +22 градус.
Шимбә, 13 июльдә, төнен шулай ук күк күкрәп көчле койма яңгырлар явачак, урыны белән хәтта боз яварга да мөмкин, дип кисәтә белгечләр. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +11, +16 градус, көндез +21, +26 градус җылы булыр дип көтелә.
Якшәмбе көнне, 14 июльдә, шулай ук кыска вакытлы яңгырлар явуы фаразлана. Көндез күк күкрәп яңгыр явачак. Җил төньяктан, талгын, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +12, +17 , көндез +22, +27 градус.
Менә шундый яңгырлы җәй быел. Шөкер, җирдә дым бар. Яумаса икенче бәла булыр иде әле...
Чыганак: bashinform.ru