Барлык яңалыклар
Яңалыклар
12 июль , 12:23

Уфада уникаль "Яшма бүлмәле" музей булачак

Музей күпме вакыт эчендә оештырылыр?

Уфада уникаль "Яшма бүлмәле" музей булачак
Уфада уникаль "Яшма бүлмәле" музей булачак

11 июльдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров рәссамнар белән очрашты. Очрашу вакытанда музей - уникаль "Яшма бүлмәсе" белән Башкортстан сәнгать хәзинәсен төзү проекты турында сөйләде. Музейны Совет мәйданы янындагы Контроль-исәп палатасының элеккеге бинасында оештырмакчылар.
Булачак музейның экспозицияләре 2 мең квадрат метр мәйданда урын алачак. "Яшма бүлмәсе"ндә мозаика стилендәге сәнгать панноларында Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте чагылдырылачак.
"Ватанга хезмәт" дип аталган зал Башкортстан һәм Русиянең сугышчан юлына багышланачак. Анда төрле тарихи чорларда республика сугышчылары турындагы, шул исәптә, 1812 нче елдагы Ватан сугышына, Бөек Ватан сугышына, махсус хәрби операциягә багышланган әсәрләргә урын биреләчәк.
"Башкортстан хәзинәсе" дип аталган өченче залда исә уникаль тарихи экспонатлар: "Ирәндек аюы" алтын самородогы, сарматлар алтыны, шулай ук Уфа шәһәрлеге-II территориясендә табылган Византия алтыны урын алачак.
Дүртенче картиналар галереясендә даими нигездә БРның милли музее коллекциясеннән һәм Михаил Нестеров исемендәге дәүләт рәсем сәнгате музееннан башкорт авторларының әсәрләре: рәсем, графика һәм сыннар урын алачак. Моннан тыш, биредә милли бизәнгечләр, алтын һәм көмеш тәңкәләр белән таныштырачаклар.
Музей күпме вакыт эчендә оештырылыр? Радий Хәбиров белдерүенчз, музейны оештыру эше 5 елга кадәр барырга мөмкин. "Чөнки музей оештырырга икән, ул чын мәдәният җәүһәре булырга тиеш", - дип саный ул.
Рәссамнар проектны уңай бәяләделәр һәм музей булдыру идеясен хупладылар.

Уфада уникаль "Яшма бүлмәле" музей булачак
Уфада уникаль "Яшма бүлмәле" музей булачак
Уфада уникаль "Яшма бүлмәле" музей булачак
Уфада уникаль "Яшма бүлмәле" музей булачак
Уфада уникаль "Яшма бүлмәле" музей булачак
Уфада уникаль "Яшма бүлмәле" музей булачак
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: