Барлык яңалыклар
Яңалыклар
12 июль , 11:50

Башкортстанга Каракалпакстан делегациясе килде

Аларны "Уфа" халыкара аэропортында Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров каршы алды.

Башкортстанга Каракалпакстан делегациясе килде
Башкортстанга Каракалпакстан делегациясе килде

11 июльдә Башкортстанга эш сәфәре белән Каракалпакстан Республикасының (Үзбәкстан) Җокаргы Кенесе (Югары Советы) рәисе Аманбай Орынбаев килде. Аны "Уфа" халыкара аэропортында Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров каршы алды.
Мәгълүм булуынча, быел майда Радий Хәбиров Каракалпакстанның Министрлар советы Фәрхад Эрманов белән уртак проектларны тормышка ашыру планын тикшергәннәр иде. Иң әһәмиятлеләре арасында: Башкортстанда транспорт-логистика үзәге төзү. Аннан үзбәк авыл хуҗалыгы продукциясен Русиянең башка төбәкләренә озатырга мөмкин булыр иде.
Аманбай Орынбаев "Уфа" республика индустириаль паркында, берничә сәнәгать предприятиеләрендә, "ЕврАзия" агропаркында һәм Вузара студентлар кампусында булачак, Башкортстан һәм Каракалпакстанның эшлекле даирәләре белән сөйләшүләрдә катнашачак.

БР Башлыгы сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: