Башкортстан синоптиклары өч көнгә һава торышын фаразлады. Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, бүген урыны белән кыска вакытлы яңгыр явып узачак, көндез боз явуы ихтимал. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын, урыны белән көчәючән. Һава температурасы көндез +24, +29 градус.
11 июль төнендә, көндез дә республикада күк күкрәп кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан, урыны белән давыл чыгарга мөмкин. Һава температурасы төнлә +12, +17 градус, көндез +23, +28 градус эссе булуы көтелә.
12 июльдә республика территориясендә урыны белән күк күкрәп көчле койма яңгырлар явачак, көндез кайсыбер районнарда боз явачак. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан, урыны белән давыл чыгып, көчәячәк. Һава температурасы төнлә +12, +17 градус, көндез +18, +23 градус җылы булачак, диләр синоптиклар.
Чыганак: bashinform.ru