Башгидрометүзәк синоптиклары республикада алдагы ике көндә нинди һава торышы өстенлек итәчәген сөйләде.
Бүген, 9 июль көнне, республикада күк күкрәп һәм яшен яшьнәп кыска вакытлы яңгырлар явачак. Көндез боз явуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын, күк күкрәп яңгыр яуган вакытта көчәючән. Һава температурасы көндез +22,+27° градус тәшкил итәчәк.
Иртәгә, 10 июль көнне, шулай ук кыска вакытлы яңгырлар явуы фаразлана. Көнчыгыштан искән җил талгын, урыны белән көчәергә мөмкин. Һава температурасы төнлә +12,+17°, көндез +24,+29° җылы булачак.
Табигать галиҗәнапларына рәхмәттән башка сүз юк. Эссе көннәрдән соң яңгырлар бик кирәк иде!
Чыганак: gorobzor.ru