Барлык яңалыклар
Яңалыклар
5 июль , 21:01

Кыйммәтле экспонатлар

Рус география җәмгыятенең Төбәкләр советы рәисе Артем Манукян Валериан Альбанов исемендәге Полярчылар музее мөдире Оксана Мальцевага кыйммәтле экспонатлар тапшырды.

Кыйммәтле экспонатлар
Кыйммәтле экспонатлар

Бүген Евразия НОЦының вузара студентлар кампусында узган Рус география җәмгыятенең Төбәкләр советының һәм Яшьләр слетының күчмә утырышында Рус география җәмгыятенең Төбәкләр советы рәисе Артем Манукян Валериан Альбанов исемендәге Полярчылар музее мөдире Оксана Мальцевага кыйммәтле экспонатлар тапшырды.

Алар арасында 1914 елда Петроградта басылган «Лейтенант Г. Л. Брусиловның поляр экспедициясе» китабы һәм экспедициянең кораб журналы, аны Валериан Альбанов саклап кала һәм үзе белән алып кайта.

"Валериан Иванович Русиягә кайткач, шунда ук ул үзе белән алып кайткан кораб журналын бастыралар. Безнең музейда күчермәләре бар иде, басманың төп нөсхәсен тапшырган өчен "РГО"га зур рәхмәт, бу - зур библиографик табыш. Судно журналы Арктика карталарын яңартырга ярдәм итте, чөнки Брусилов экспедициясе элек кеше аягы басмаган урыннарда була", — дип сөйли Оксана Мальцева.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 26 маенда Уфада республика башкаласында туган, Арктиканы легендар тикшерүче Валериан Альбанов исемендәге Полярчылар музее ачылды.

Фото: башинформ

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: