Барлык яңалыклар
Яңалыклар
5 июль , 20:55

Башкортстан бүлекчәсе алдынгылар исәбендә

  Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров Рус география җәмгыятенең төбәкләр һәм яшьләр слеты советының күчә утырышында катнашты.

Башкортстан бүлекчәсе алдынгылар исәбендә
Башкортстан бүлекчәсе алдынгылар исәбендә

Көн тәртибендә – иҗтимагый оешманың төбәк бүлекәчләре эшчәнлегенә йомгак ясау булды. 

Радий Хәбиров төбәк бүлегенең попечитель советын үзе җитәкли. Чараны тантаналы ачып ул килгән кунакларны сәламләде һәм бу чараны Уфа шәһәренең 450 еллыгы уңаеннан Уфада үткәрүләренә, ышаныч белдерүләренә рәхмәт әйтте.

Чара Евразия фән-белем бирү үзәгенең вузара кампусында үтте. Төбәк бүлегенең штаб-фатиры шушы бинада урнашачак.

Радий Фәрит улы билгеләп үтүенчә, Башкортстанда соңгы елларда ландшафтны өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Республикада ЮНЕСКО геопаркы статусына ия булган Янган-тау паркын ачып, ул Советлар Союзы территориясендә мондый статус алган беренче геопарк булды. Моңардан тыш, “Торатау” геопаркын да ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүне сорап гариза язганнар. Бу геопаркны 2018 елда Радий Хәбировның тәкъдиме белән оештырдылар.

Яңа объектлар исемлегендә – “Салават ере” мемориаль комплексы, Бөрҗән районында урнашкан “Шүлгән-таш” тарихи-мәдәни музей комплексы да бар. Шулай ук, Мәләвез районының Воскресенское авылында урнашкан элеккеге бакыр эретү заводын сәнәгать мирасы итеп саклап калдылар һәм “Воскресенск заводы” дигән арт-үзәк ачтылар. Мәләвез районындагы 18 гасырда бакыр эреткән завод бинасын да әлеге вакытта төзекләндерү эшләре бара. Бу бөтен эшчәнлек туризм өлкәсе белән кисешә һәм икътисадның аерылгысыз өлеше булып тора.

Башкортстан Башлыгы утырышта катнашучыларны 6 июльдә Чишмә районында узачак Евразия күчмә цивилизацияләр музееның визит-үзәген ачуга чакырды.

***
Урыс география җәмгыятенең Төбәкләр советы рәисе Артем Манукян билгеләп үткәнчә, Башкортстан "РГО" федераль проектларында актив катнаша.

- Башкортстандагы бүлекчә Урыс география җәмгыятенең иң яхшы ун бүлекчәсе арасына керә, сыйфатлы һәм масштаблы проектларны тормышка ашыра, – диде Артем Манукян. - Бу экспедиция-проект, нәшрият эшчәнлегенә кагыла. Яшьләр белән зур эш алып барыла һәм, әлбәттә, туризмны үстерүгә һәм төбәкнең туристлык потенциалын арттыруга игътибар бирелә. Бу - күп еллар дәвамында республикада уңышлы эшләүче Попечительләр советының зур хезмәте.

Артем Манукян Радий Хәбировка Урыс география җәмгыятенең төбәк бүлекчәсенең 70 еллыгы уңаеннан котлау адресы тапшырды. Шулай ук Башкортстан Башлыгы нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен «Төньяк полюс – Стратосфера 2024» проектының Рәхмәтенә лаек булды.

Утырыш ахырында Радий Хәбиров Урыс география җәмгыятенең төбәк бүлеге әгъзаларына актив эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: