Барлык яңалыклар
Яңалыклар
5 июль , 09:08

Һава торышы эссе булачак

Бу уңайдан мэр Ратмир Мәүлиев уфалыларга һәм шәһәр кунакларына мөрәҗәгать иткән. 

Синоптиклар фаразлары буенча, алдагы көннәрдә эссе һава торышы көтелә. Башкала мэры Ратмир Мәүлиев үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итүенчә, шәһәр хезмәтләре бу көннәрдә көчәйтелгән режимда эшләячәк – урамнарга, тротуарларга, чәчәкләргә һәм газоннарга су сибәчәк.

“Артык ихтыяҗ булмаса, бу көннәрдә өйдән чыкмагыз күбрәк су эчегез, рөхсәт ителгән урыннарда гына су коеныгыз. Сак булыгыз!Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!” – дип кисәткән ул Уфа халкын һәм кунакларын.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, бүген, 5 июль көнне, явым-төшем көтелми. Җил юнәлеше үзгәрүчән, талгын. Һава температурасы көндез +29, +34°.

Шимбә көнне, 6 июльдә, төнлә явым-төшем көтелми, көндез кыска вакытлы яңгырлар явып узарга мөмкин. Җил көнчыгыштан, урыны белән көчәючән Һава температурасы төнлә +16,+21°, көндез +28,+33°.

Якшәмбе көнне, 7 июльдә, төнлә явым-төшемсез. Көндез күк күкрәп кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән көчәючән. Термометр баганалары төнлә +16,+21°, көндез +26,+31° градус күрсәтәчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: