Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 июль , 11:07

Фәтхетдиновлардан уңай яңалык

Хәер, күп сәхнәдәшләреннән аермалы буларак, Салават әфәнде булып кала белә.

Фәтхетдиновлардан уңай яңалык
Фәтхетдиновлардан уңай яңалык

Хәер, күп сәхнәдәшләреннән аермалы буларак, Салават әфәнде булып кала белә.

 

Ә бүген сүз сәхнә ыгы-зыгылары, җырчылар арасындагы низаглар (тәмам ялкыткан "безелдәүләре") турында түгел сүз.

Җырчы Салават Фәтхетдиновлар гаиләсендә күңелле яңалыклар арткан. Аларның килене Рузия үзенең зур шатлыгы белән бүлешә. Рүзия Фәтхетдинова (шулайдыр бит фамилиясе? авт.) Казан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетын тәмамлап, табибә белгечлеге алып чыккан.

«Мин – табибә. Бу хакта әйтүе бик дулкынландыра, шул ук вакытта куанычлы. Алга таба тагын да кызыклырак булачак, мин моңа ихлас ышанам», – дип язган ул социаль челтәрләрдә.

Дипломлы белгеч булса да, Рузия халыкны дәвалау эшенә хәзер генә керешә алмас әле, мөгаен. Чөнки ул әлегә яшь әни, декрет ялында. Тормыш иптәше Рөстәм белән алар Дамир исемле малай тәрбиялиләр дип яза Интертат. 

Табиблар безнең илдә дефицит, шулай булгач, үзе әзер булгач, белемле белгечне биш куллап каршы алырлар.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: