Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 июль , 09:58

Республикага эссе һава торышы кайта

Без моны көттек, дуслар, шулай бит? 

Русия Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, республикада июльдә уртача айлык һава температурасы  норма (+19,2°С) тирәсендә булыр, дип көтелә. Айлык явым-төшем күләме шулай ук нормага якын булуы ихтимал (50-70 мм).

Бүген, 1 июлҗ көнне, урыны белән  күк күкрәп кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, көндез көчәергә мөмкин. Һава температурасы  +22,+27°.

Сишәмбе көнне, 2 июльдә, урыны белән шулай ук кыска вакытлы яңгырлар явуын фаразлый синоптиклар. Термометр баганалары төнлә +12,+17°, көндез +23,+28° градус күрсәтәчәк.

3 июль көнне явым-төшем көтелми. Җил юнәлеше үзгәрүчән, талгын. Һава температурасы  төнлә +11,+16°, көндез +26,+31° градус булмакчы. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: