Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 июнь , 09:55

Ялларда һава торышы янә бозыла, ди

Кичә көн бик матур иде дә бит...

Синоптиклар ялларга һава торышы бозылуын фаразлый. Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген республикада кыска вакытлы койма яңгырлар явачак. Урыны белән койма яңгырлар бик көчле булачак, күк күкрәп, яшен яшьнәячәк. Җил төньяктан, талгын, урыны белән көчәючән. Һава температурасы көндез +15, +20° тәкшил итәчәк.

Шимбә көнне, 29 июньдә, шулай ук кыска вакытлы яңгырлар явачак, көньяк-көнчыгышта көчле койма яңгырлар явуы фаразлана. Җил төньяктан, уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә  +8, +13°, көндез +12, +17°.

Якшәмбе көнне, 30 июньдә, шулай ук ара-тирә яңгырлар яварга мөмкин. Җил төньяктан, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +6, +11°, көндез +16, +21°. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: