Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 июнь , 11:37

Ялларда һава торышы сөендерерме?

Gismeteo  мәгълүматларына караганда, җомга,28 июнь көнне, термометр баганалары көндез  +19°, ә төнлә +13 градус  күрсәтәчәк.

Ялларда һава торышы сөендерерме?
Ялларда һава торышы сөендерерме?

Gismeteo  мәгълүматларына караганда, җомга,28 июнь көнне, термометр баганалары көндез  +19°, ә төнлә +13 градус  күрсәтәчәк. Яңгыр явачак.

Шимбә, 29 июньдә һава температурасы көндез  +17°, төнлә +13° градус булыр. Урыны белән яңгыр явар.

30 июньдә термометр баганасы көндез +21°, төнлә+12 тирәсендә торыр. Явым-төшем, ниһаять, бераз басылыр.

Алдагы атна башы яңгырсыз булыр, эссе көннәр беразга кире кайтыр.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: