Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 июнь , 18:30

Быел ук ачылачак!

Уфада яңа колоннада төзелә!

Быел ук ачылачак!
Быел ук ачылачак!

Уфада яңа колоннада төзелә!

 

Башкортстан һәм Абхаз халкы дуслыгын белдереп торачак монументаль символ Уфада төзеләчәк. Бу сәнгать корылмасына былтыр нигез ташы салынган иде инде. 11 октябрьдә Уфада  Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Абхазия президенты Аслан Бжания колоннада буласы урынга таш салды.

Шундый ук колоннада Сухумның яр буенда да бар. Ул шәһәрнең визит карточкасы, башка курорт шәһәрләренең диңгез буе парк архитектурасы үрнәге булып тора.

Уфадагы мондый монументаль корылма ике мәгънәне: Абхазия белән дуслык символы һәм шәһәрнең бизәге булып торачак

– Сухумда, мисал өчен, «Брехаловка» кафесы бар. Ә кешеләр колоннада янында очрашуны хуп күрә. Ә аннан соң кафега барып утырып аралашалар. Бездә дә шулай булсын әйдә! Шуннан Уфа буйлап җәяүле сәфәр башлап була. Бу кунаклар һәм уфалылар өчен дә бик ямьле ял урыны булачак, дип, Уфа мэры Радмир Мәүливның: “Төзелеш тагын да баетылу соратылган елга буенда алып барыла”, – дигән фикерен куәтләде Уфа шәһәр советы депутаты Валериан Гагин.

Ә менә колоннаданы быел ук, Уфаның 450 еллыгына ачарга ниятлиләр.

Фото: putevika.livejournal.com

Быел ук ачылачак!
Быел ук ачылачак!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: