Барлык яңалыклар
Яңалыклар
25 июнь , 10:29

+5° градуска кадәр салкынайта

Менә сиңа җәй! 

Синоптиклар фаразлары буенча, бу атнада республикада салкынча һава торышы өстенлек итәчәк, көн саен яңгыр явуы көтелә.

Бүген, 25 июнь көнне,  шулай ук яңгыр явачак, кайдадыр бераз гына, кайсыбер районнарда киресенчә, явым-төшем көчле булачак.  Һава температурасы көндез +13,+18°.

Чәршәмбе көнне, 26 июньдә, төнлә урыны белән күк күкрәп кыска вакытлы яңгырлар явып узачак,  җил көнбатыштан, талгын, урыны белән көчәючән. Һава температурасы  төнлә +5,+10°, көндез +16,+21°.

Пәнҗешәмбе көнне, 27 июньдә, көндез  күк күкрәп кыска вакытлы койма яңгырлар, боз  явып узуы ихтимал. Җил төньяктан талгын, көндез урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +7,+12°, көндез +14,+19°.

Эссе көннәр үзәкләргә үтте дигән идек, менә салкынайтты да... 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: