Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 июнь , 15:04

Юл буенда туктар урын булыр

Стәрлетамак районында юл буе сервисы объекты төзеләчәк.

Юл буенда туктар урын булыр
Юл буенда туктар урын булыр

Стәрлетамак районында юл буе сервисы объекты төзеләчәк. Аның гомум хакы – 90 млн сум. Проект Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка “Инвестсәгать”нең чираттагы утырышында тәкъдим ителде һәм хупланды.

-Проект үз эченә ашамлыклар һәм беренчел кирәклектәге товарлар кибете, кафене үз эченә алган  юл буе сервисы объекты төзүне күз уңында тота. Проектның социаль эффекты 37 эш урыны булдырудан гыйбарәт, - ди БР сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.

Проектның инициаторы ООО «СтройЗаказ» объектны кулланылышка быел ук тапшырырга ниятли. Ул Стәрлетамакның Новая Отрадовка авылында урнашачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: