Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 июнь , 20:44

Ул бу бүләккә лаек!

 Атналык оператив киңәшмә барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучы Владислав Ухальга Шәйморатов орденын тапшырды.  

Ул бу бүләккә лаек!
Ул бу бүләккә лаек!

 Атналык оператив киңәшмә барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучы Владислав Ухальга Шәйморатов орденын тапшырды.  Хәрби үз бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен югары бүләккә лаек булды.
Чишмә районында туып үскән прапорщик Владислав Ухаль махсус тәгаенләнештәге 45нче аерым гвардия бригадасының махсус билгеләнештәге төркеме инструкторы булып эшли. махсус хәрби операциядә 2022 елдан катнаша.

Башкортстан Башлыгы хәрбигә лаеклы хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Радий Хәбиров шулай ук муниципалитет җитәкчеләренең игътибарын СВОда катнашучыларны иҗтимагый эшкә җәлеп итү кирәклегенә юнәлтте.
- Шундый егетләрне – якташларыбызны күргәч, күңел шатлы белнә тула. Алар, чыннан да,яшәү көче, тәҗрибә һәм чын патриотизм хисе белән тулы, – диде төбәк җитәкчесе. - Без, һичшиксез, бу егетләрне республиканың дәүләт һәм иҗтимагый тормышына җәлеп итү турында фикер алышачакбыз.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: