Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 июнь , 12:26

"Төнге лига" тәмам

22 июньдә "ТоП-СпИн" Уфа өстәл теннисы үзәгендә “Төнге лига” Башкортстан оешмалары һәм предприятиеләре арасында өстәл теннисы буенча финал уеннары узды.

"Төнге лига" тәмам
"Төнге лига" тәмам

 

22 июньдә "ТоП-СпИн" Уфа өстәл теннисы үзәгендә “Төнге лига” Башкортстан оешмалары һәм предприятиеләре арасында өстәл теннисы буенча финал уеннары узды. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар плей-оффка эләкте һәм иң көчле командалар сигезлегенә керде.

–Без республика өстәл теннисы буенча беренче тапкыр үткәрелгән проектка йомгак ясадык. Ел дәвамында кичләрен, ә кайвакытта хәтта төннәрен "ТоП-СпИн" өстәл теннисы үзәгендә җыелып, матчлар оештырдык. Иң көчлеләр тарихта беренче Төнге лига кубогы өчен көч сынашты, - ди Александр Мазурин.
Уфа һәм Башкортстанның оешма һәм предприятиеләре арасында өстәл теннисы узган елның 1 октябрендә старт алды. Шул көннән башлап анда Уфа, Стәрлетамак, Салават, Мәләвез шәһәрләренең иң зур предприятиеләре ярышты.
“Төнге лига” уенчылар өчен бизнес өлкәсендә яңа танышлар табу, рәсми булмаган шартларда уртак проектлар турында сөйләшү урыны да булып торды.

Автор:Эдуард Кускарбеков

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: