Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 июнь , 20:57

"Спортчыларыбыз яхшы чыгыш ясады"

Башкортстан Башлыгы Республикага идарә итү үзәгендәге атналык оператив киңәшмәдә спорт министрлыгына Казанда узган БРИКС илләренең халыкара мультиспорт уеннары җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашу оештырырга кушты.

"Спортчыларыбыз яхшы чыгыш ясады"
"Спортчыларыбыз яхшы чыгыш ясады"

Башкортстан Башлыгы Республикага идарә итү үзәгендәге атналык оператив киңәшмәдә спорт министрлыгына Казанда узган БРИКС илләренең халыкара мультиспорт уеннары җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашу оештырырга кушты. Анда Башкортстан спортчылары 12 алтын, 7 көмеш һәм бер бронза медаль яулады.

«Егетләребез яхшы чыгыш ясады. Мин алар белән очрашып, аралашыр идем. Мондый очрашулар югары казанышлар спортын үстерүгә этәргеч бирә. Бүләкләү өчен исемлек әзерләгез», — диде Радий Фәрит улы.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: