Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 июнь , 12:32

Шәһәрдән ким түгел

Халык телендә аэродром дип йөртелгән урында ачык ялан булган. 2020нче елда кәгазьдә күркәм һәм уңайлы парк планы барлыкка килгән. Һәм “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” федераль программасына ярашлы этапларга бүленгән эшләр башланган.

Шәһәрдән ким түгел
Шәһәрдән ким түгел

Без үскәндә авыл балалары атынгычларның, махсус балалар мәйданчыкларының ни икәнен дә белмәде. Безнең ике яклы атынгыч - аударылган бүкән өстенә куелган такта иде. Агачка эленгән таган бар иде тагын... Әлбәттә, аңа карап кына моңсуланып утырмый идек инде ул, шөгылен дә, уенын да таба идек. Ләкин юк-юк та бүгенге балалар мәйданчыкларына карап, “Их, шуларның берсе генә без бәләкәй чакта булса иде” дигән уй йөгереп үтә.  Иң мөһиме, аларны хәзер шәһәрләрдә генә түгел, район үзәге булган авылларда да күрергә мөмкин. Шулай ук район җирләрендә яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә уңайлы булган матур паркларны күрү сөендерә.

Республика Башлыгы вазифасында эш башлаган вакытта Радий Хәбиров муниципалитетлар үсеше программаларын тормышка ашыру кысаларында торак пунктларының тышкы кыяфәтенә дә игътибар итәргә чакырды. Уңайлы мохит булдыру, һичшиксез, анда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырта. Моңа уңайлы инфраструктура да, төзекләндерелгән матур парклар, скверлар, ял зоналары да, күңелле һәм халыкны берләштерүче мәдәни чаралар да керә.

Бакалы районы Бакалы авылының Көнбатыш (Западный) микрорайоны урынында берничә дистә ел элек кенә басу булган әле. Аннан соң бу җирләр шәхси төзелеш өчен бүлеп бирелгән. Бүген инде анда берсеннән икенчесе матуррак йортлар балкып утыра. Хәтта күп кенә Уфа балаларының төшенә дә кермәгән искиткеч күркәм балалар бакчасы, заманча мәһабәт мәктәп бинасы төзелгән. Заманча сәүдә нокталары ачылган.

Ә халык телендә аэродром дип йөртелгән урында ачык ялан булган. 2020нче елда кәгазьдә күркәм һәм уңайлы парк планы барлыкка килгән. Һәм “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” федераль программасына ярашлы этапларга бүленгән эшләр башланган. Аны шәхси эшкуар Айдар Харисов башкарган.  Проект бик масштаблы, мәйдан зур. Шуңа күрә әлеге паркны төзү эш берничә ел дәвам итә. Һәм менә быел ул төгәлләнергә тиеш. Беренче этапта җәяүлеләр өчен юллар асфальтланган, мәйданчыклар куелган, видеокүзәтү урнаштырылган. Һәм, әлбәттә, агачлар утыртылган.

Төзелеш эшләренә нокта куелмаса да, парк инде Бакалы халкының яраткан ял итү урынына әйләнеп өлгергән. Андагы балалар мәйданчыгының да, тренажерлар урнаштырылган спорт мәйданчыгының да буш торган юк икән. Скандинавия йөреше, йөгерү белән шөгыльләнүчеләр дә килә. Балалар биредә иркенләп роликларда, велосипедларда, самокатларда йөри.

2023нче елның апрелендә паркта Хәтер аллеясе барлыкка килгән. Бакалылылар Әфган, Чечен сугышларында, махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташлары истәлегенә зәңгәр чыршылар утырткан.

Быел аукцион чараларында яңа подрядчы “РефСтройПроект” Уфа төзелеш компаниясе билгеләнгән. Ул үз чиратында яшелләндерү эшләрен дәвам иткән. Моннан тыш, дүрт капка урнаштырып, паркны 3D койма белән әйләндергән. Озакламый паркта япмалы сәхнә дә барлыкка киләчәк.

Концессион килешү (муниципалитет һәм шәхси предприятие арасында килешү) нигезендә әлеге Хәрби дан паркы территориясен карау өчен шәхси эшкуарлар Светлана һәм Алексей Фроловлар җавап бирә. Алар белән әлеге килешү 20 елга төзелгән. Эшкуарлар гаиләсе үләннәрне чабып, утыртылган агачларга су сибеп, тәрбияләп тора. Яңа җиргә күчерелгән агачларга ныгып китәр өчен аеруча зур игътибар кирәк бит. Фроловлар әлеге паркны киләчәктә үсештерүне дәвам итәргә ниятли. Җәйге чорга – балалар автомобильләре, квадрацикллар прокаты, ә кышын тимераякларда шуу өчен шугалак булдырмакчылар. Шулай ук паннарында өстәмә эскәмияләр кую, туңдырма сату киосклары, туклану нокталары, хәтта ачык һавада кинотеатр урнаштыру теләге бар.

– Барысы да бигрәк уңышлы булды. Балама яшь ярым булганда балалар бакчасы ачылды, аннан мәктәп төзелде. Менә хәзер бик матур паркыбыз да булачак. Анда бүген үк күңелле чаралар  үтә, – ди  Миләүшә Риянова.

Тулысынча төзелеп бетмәсә дә, яңа паркта күп кенә чаралар оештырылган да инде. Мәсәлән, “Табиб белән ял”, “Тормышка 10 мең адым”, “Балалар сабантуе”, гаилә бәйрәмнәре һәм яшьләр өчен чаралар оештырыла. Ә сәхнә дә куелгач, әлеге чаралар тагын да ешаер. Кыскасы, башкала паркларыннан һич ким булмаска охшап тора биредә.

Шәһәрдән ким түгел
Шәһәрдән ким түгел
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: