Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 июнь , 21:16

Мунча кайчан ачылачак?

Компания 30 млн сумнан артык акчаны мунчалар СПА-комплексын төзүгә инвестицияләргә ниятли.

Мунча кайчан ачылачак?
Мунча кайчан ачылачак?

Русиянең икътисади үсеш министрлыгы “БМ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьне Башкортстанның “Бәләбәй” алдынгы үсеш территориясе резидентлары реестрына керткән. Компания 30 млн сумнан артык акчаны мунчалар СПА-комплексын төзүгә инвестицияләргә ниятли. Бу хакта БР Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары, БР икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов хәбәр итте.  

– Инвестор тарафыннан кирәкле технологик корылмалар сатып алу мәсьәләсенә кагылышлы  беренчел сөйләшүләр үткәрелгән. Проект документациясен әзерләү финиш сызыгына якынлаша. Яңа резидент элекке җәмәгать мунчасын арендаларга җыена. Инвестицион проект тарафыннан парлы фин мунчасын, төрле массаж, шулай ук гомум туклану урыннары булдыру каралган. Шулай ук кечкенә бассейн белән балалар зонасы да планлаштырылган, - ди ул.

Компания проектны 2024-2030 елларда тормышка ашырырга ниятли. Анда 20 яңа эш урыны булачак. Комплексны ачу агымдагы елның декабрендә планлаштырылган.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: