Мәскәүнең ЦСК ВМФ яхт-клубы базасында ял көннәрендә Башкортстаннан чыккан, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүчеләр өчен I гребля регатасы оештырылды.
Спортчылар кызлар һәм егетләрдә торган катнаш командалар белән ЯЛ-6 тибындагы шлюпкаларда ярыштылар. Ярышларда 7 команда катнашты. Аларга республика елгалары исемнәре бирелде: “Агыйдел”, “Караидел”, “Сакмар”, “Инзер”, “Юрүзән”, “Яик” һәм “Әй”.
Командалар югары дәрәҗәдә осталык күрсәтте. Җиңүчеләр һәм призенрлар кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнде.
Җиңүчеләр Башкортстанны гомуммәскәү ярышларында тәкъдим итәчәк. Регата бер атнадан Мәскәү сабантуенда узачак.
Фото: "БашСтьюденс"