Башкортстан юлдаш телевидениесе журналистларының “Бишенче колонна” махсус репортажында “дөреслек”не язган басмалар артында кем торганын ачыклаган. Түбәндә шуның язма вариантын тәкъдим итәбез.
Күптән түгел РФ Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин пленар утырышта сүз азатлыгы Русиядә генә калды дип белдерде. Чынлап та, бу сүз генә түгел. Безнең илдә киң мәгълүмат чаралары властьларның яки җәмгыятьнең ниндидер өлешенең фикеренә туры килмәгән төрле карашларны яңгырата. Республика медиа мохитен алып караганда да, анда төбәк һәм урындагы чиновникларны тәнкыйтьләгән басмалар эшли.
Әмма сүз азатлыгы ялган мәгълүмат һәм алдау өчен җапалылыктан азат булуны, мәгълүматнең кешелек дәрәҗәсен кимсетүне һәм мыскыллауны аңлатмый. Кайсы бер басмалар моның кебекне таратудан тартынмый. Ә без, үзебезнең яктан мондый мәкаләләрне фаш итәбез. Бу атнада "Пруфы" басмалары төбәк мәдәният министры Әминә Шәфыйкова белән булышты. Алар аны Кытайдагы эш командировкасы мәлендә исерек көенчә күренүендә гаепләде һәм шәхси тормышына бәһа бирде.
-Барысы да бәләкәй әйбердән башлана. Монда азрак алдау, тегендә фактларны үзгәртү, икенче урында карашларның берсе булганны күрсәтү. Шулай итеп боларның барсы да кешеләрнең аңына чынбарлыктан бик ерак булган картинаның җайлап-җайлап формалашуына китерә. Әле Русия Федерациясендә фейклар белән көрәш хәтта җинаять эзәрлекләү дәрәҗәсенә дә күчкән икән, бу дөрес. Әйтелгән күренешләр зыянсыз әйбер түгел. Алар кешене түгел, тоташ илне тупикка илтә ала. Син үзең теләгән аргументны китерә, конструктив тәнкыйть белән чыгыш ясый аласың. Гомумән алганда власть моны аңлап кабул итә. Кайдадыр хата булса, алар моны кабул итә һәм төзәтә. Шул ук мәлдә плюрализм безгә хаталардан төзәлү өчен генә кирәкми.
Шулай да деструктив юнәлештә аңлы эш алып барылса, бу җәмгыятьне яхшырту, төзәтү эше түгел. Бу беркемгә дә кирәкмәгән җанҗал чыгаруга юнәлтелгән анык сәясәт булып тора.
Ул журналистларның фантазияларына исең китәр. Ул кешеләр кем соң? Чагыштыру өчен "Уфа1" басмасы мөхәррире Артём Супонькинны алып карыйк. «Системный пестицид» федераль телеграм каналы фикеренчә, ул сәер атамалы бәләкәй «Супонькин Уфа1.ру» блогы администраторы булган.
МХО барган вакытта Артём гамәлдәге властьне мыскыллап яза, Русия армиясен тәнкыйтьли һәм Дарья Дугинаның фаҗигале үлеменә куана. Пост дөнья күргәч, блог ярты сәгать дәвамында ябылган, шулай да скриншотлар сакланып калган. Автор теленә хуҗа булмыйча властьны тәнкыйтьли һәм төрле акцияләргә өнди, -ди Владимир Савичев, БР Стратегик тикшеренүләр институты директоры, политолог.
- Әгәр безнең власть органнарын, махсус хәрби операцияне дискредитацияләгән журналист мәкаләләре булса, экстремистик фикерләр бар икән, бу һәр хәлдә хокук саклаучыларның, бигрәк тә Федераль иминлек хезмәте органнарының игътибарында булырга тиеш.
Икенче «Пруфы» басмасының хезмәткәре Дмитрий Соломатин да шундый әһәмиятсез булып чыкты. Республика хөкүмәтендәге оператив киңәшмә видеоязмасын караганда ул, мәсәлән, берәдәк этләрдән зыян күргән балалар турында шатланып сөйләгән. "Вконтате" социаль челтәрендәге сәхифәсендә Дмитрий олы яшьтәге хатын-кызларның, республика халыкларының абруен төшерүче һәм мыскыллы тонда мөселман манаралары турында язган постлар урнаштырган.
Бу язмалар турында бер телеграм-каналга куелгач, автор провокацияле язмаларны алып ташлаган һәм сәхифәсен япкан. "Пруфы"ларның сәяси күзәтүчесе Марат Гәрәев та күренгән. Әйткәндәй, аны кеше әйберенә кул сузганы өчен җинаять өчен җаваплылыкка тарттырган булганнар. Нәкъ Марат Гәрәев Совет мәйданында "Соңгы кыңгырау"да Радий Хәбиров белән биегән чыгарылыш укучысы Милана Әхмәтова алдында басма исеменнән барысы алдында гафү үтенүдән баш тарткан, -дип сөйли Виктор Гурьев, тикшерү органнары ветераны.
Владимир Савичев, БР Стратегик тикшеренүләр институты директоры, политолог:
- Әгәр дә сез дөрес аңламансыз икән - гафү үтенегез, безгә ялгыш хәбәр иттеләр, мәгълүмат дөресс булмады дип әйтегез. Бу очракта кешенең язмышын юккаа чыгарырга да була бит. Зур һәм җитди җаваплылык икәнен аңларга һәм кабул итәргә кирәк.
Нәрсә хафаландыра - интернетта Русиядә тыеган Facebook социаль челтәрендәге битләрдән скриншотлар сакланган. Анда Гәрәев әфәнде үз иле өчесөн оят һәм җирәнгеч булуы турында кайчандыр язган булган.
Вәдүт Исхаков, БР Журналистлар берлеге рәисе:
-Ни өчен бу басмалар мондый персонажларны эшкә ала? Аларны киң мәгълүмат чараларына бөтенләй якын китерергә ярамый бит. Күп елда коллегаларыбызның эшчәнлегенә җавап бирү безгә шулкадәр әшәке булды. Без, барыбер аек акыл җиңер, һәм алар үзләре тынычланыр, дигән идек. Бу кешеләрнең социаль челтәрләрдә нәрсә язуы һәм үзләрен ничек ачыктан-ачык тотуы турында мәгълүмат башыбызга сыймый.
Бу кешеләрдә принципсызлык һәм республикага карата дошманлык саклана. Моның нәтиҗәсе булып киң мәгълүмат чараларында яңалыклар дәрәҗәсендә чыккаан гайбәтләрне без күзәтәбез.
"Уфа1" һәм Пруфы" үз мәкаләләрендә бер үк экспертларны җәлеп итүне хуп күрә. Мисал итеп үзен икътисадчы дип атаучы Рөстәм Шәяхмәтовны алыйк. Әйтелгән басмаларда ул мәкәлә-комментарийларда ачык статистика мәгълүматларыннан бер үк саннарны китерергә ярата һәм аларны төбәккә карата уңай яктан күрсәтми. Мәсәлән, ул ике ай дәвамында Башкортстан укытучыларының уртача эш хакы статистикасын китерә һәм бу саннар ике тапкыр югарырак Мәскәү, Себер субъектлары белән чагыштыра.
Нәрсәсе кызык, Шәяхмәтов үзе элек тегү производствосының генераль директоры булган һәм эш хакы түләнмәвенә зарланулар аркасында Уфаның кара эш бирүчеләр исемлегенә кертелгән. Хезмәткәрләре әйтүенчә, хәтта мутлашу буенча җинаять эше кузгатылган.
Рөстәм Камалов, РФ Хөкүмәте карамагындагы финанс университетының Уфа филиалы доценты, икътисад фәннәре кандидаты:
- Бөтен төр бюджет хезмәткәрләренең эш хакы төбәк икътисадының уртача эш хакына бәйләнгән. Башкортстанда бүген ул 60 мең сумнан арта дип әйтергә мөмкин, бюджетникларның барысы да аннан аз алмый. Безнең филиалны мисалга китергәндә әйтелгән күрсәткечне бераз арттырабыз. Мәскәү, Ханты-Манси, Төмән, Чукотка, Сахалин кебек төбәкләр белән икътисади күрсәткечләрне, шул исәптән тормыш дәрәҗәсен бергә-бер чагыштыру урынсыз. Төрле урында төрле күрсәткечләр. Шул ук мәлдә син күбрәк аласың икән, чыгымга да акса күбрәк китәчәк. Мәскәүдә, укытучы аена 100 мең сум эш хакы алса, торак өчен акчаны да күпкә күбрәк чыгарып сала.
Әйтелгән басмаларның кредосы - ангажированность. Ул кешеләрдә республиканың артта калуын тою һәм аның бөтен уңышларын каралту омтылышы булып тора. Ни өчен властьларга һәм аның карарларына карата мондый ачу тойгысы барлыкка килгән? Бәлки, бу иптәшләрнең җинәятьләргә кагылышлы үткәннәреннән чыгадыр. "Пруфы"ларның тагын бер эксперты Рәсүл Әхияретдиновның саулыкка аңлы рәвештә зыян китерү статьялары буенча хөкем ителгән. Аңа карата шулай ук нацизмны реабилитациялау өчен җинаять эше кузгатылган.
Ул барысы алдында Мамай курганындагы "Ил-Ана чаҡкыра!" мемориаль комплексының төп скульптурасындагы шәрәлекне капларга тәлап итә һәм аны гомосексуализм күренешләре һәм Ивлееваның ялангач кичәсе белән чагыштырды. Әмма җәмәгать резонансыннан соң Әхияретдинов гафу үтенде.
"Пруфы" битләрендә Әхияретдинов, үзен сыер малы үрчетүдә эксперт итеп күрссәтеп, властьларның Морадым тарлавыгында зубрлар үрчетү карарын тәнкыйтли. Ул үзенең комментарийларында, әгәр аларны тулысынча тукландырмасалар, хайваннар республикада исән калмаячак, дип фаразлый.
Ә менә биология өлкәсендәге белгечләр киресен әйтә. Зубрлар меңәр еллар элек тә монда яшәгән, һәм климат алар өчен иң уңайлысы ди. Алар кышка республиканың башка урман хайваннарына караганда күпкә яхшырак яраклаштырылган, чөнки азык итеп кабул ителгән үсемлекләр һәм аларның калдыклары диапазоны күпкә киң. 2024 елда уңышлы кышлаган һәм токым биргән зубрларның Башкортстан табигатенә яраклашуы расланды.
"Пруфы" хуҗасы Рәүфә Рәхимова да бик экстравагант холкы белән аерылып тора. Күп тапкырлар аның басмасы республика башлыгын һәм төбәкнең хәзерге идарә итү командасын акча эшләргә һәм китәргә теләгән вакытлыча кешеләр буларак күрсәтте. Әмма Рәүфә Рәхимовадан аермалы рәвештә, Радий Хәбировның, бигрәк тә НАТО илләрендә, чит илдә яшәүгә рөхсәте юк. Төркия гражданины үзен башкорт халкының кызы дип атый. 16 гыйнварда ул үзенең социаль челтәрендә Баймак вакыйгаларында катнашырга чакырды һәм аның бу язмасы Русия Генераль прокуратурасы тарафыннан ябылды.
Әйтелгән бу кешеләр кемнең ягында һәм кемнең мәнфәгатендә эшләве көн кебек ачык. Киң мәгълүмат чаралары, башка корал кебек үк, файдага яки зыянга хезмәт итә ала. Һәм бу, беренче чиратта, мондый басмаларның җитәкчеләреннән тора.