Барлык яңалыклар
Яңалыклар
21 июнь , 09:34

Эш урыннары булачак

Башкортстан Республикасы Башлыгы Республика йортында “Инвест сәгате”нең чираттагы утырышын үткәрде. Анда икътисадның төрле тармагындагы яңа проектлар каралды.

sdi-proekt.ru Эш урыннары булачак
Эш урыннары булачакФото:sdi-proekt.ru

 

“Юкси Парк” компаниясенең генераль директоры Татьяна Косенцова Нагаево авылында 300 урынлык мәктәп төзелешенә проект тәкъдим итте. Проектка ярашлы, бер бинада 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы да булачак.

Уку йортына 548 миллион сум акча салырга уйлыйлар. Балалар бакчасы 2026 елда ачылачак, мәктәп - 2028 елда. Мәктәпнең хезмәт коллективында 145 кеше эшләячәк.

Авыл эчендә мәктәп төзергә урын тапканнар, кадастр эшләре башкарганнар.

Республиканың инвестиция комитеты бу проектны хуплады. Мәктәп төзүчегә ярдәм чаралары йөзеннән салымын кире кайтарачаклар. Уфа шәһәре хакимияте җирне теркәгәндә үз ярдәмен күрсәтәчәк.

Икенче проект –  “Спорт ЛАЙФ” компаниясе директоры Роберт Байковның Зубово авылында күп функцияле спорт комплексы төзү турында иде. Бу комплекска 350 миллион сум акча салачаклар.

4,9 гектар җирдә футбол, хоккей уйнау өчен мәйданнар төзергә ниятлиләр. Проектның беренче өлеше 2025 елда тәмамланачак. Анда 90 кеше эшли алачак.

Сөйләшүләр нәтиҗәсе буенча Башкортстанның инвестиция комитеты бу проектка өстенлекле статусы бирде һәм салым льготаларын тәкъдим итте. Аларга да җирне теркәүдә ярдәм булачак.

Утырышта, шулай ук, Иглин районыннан Михаил Золотовның “Юл сәнәгате берләшмәсе – “Балтика” проектын карадылар. Алар М-5 федераль трассасын ремонтлау белән шөгыльләнә. Яңа мәйданда 60 кешегә эш урыны ачылачак.

Стәрлетамак районының Отрадовка авылы янында юл буе хезмәтләндерү комплексы ачу 37 кешене эш белән тәэмин итәчәк. Дим бистәсендәге Матур күле буенда ял зонасы ачу 87 миллион сумга төшәчәк һәм 26 кешегә эш урыны булачак.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: